Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында инде айлык нормадан артыграк кар яуды

Җаваплы хезмәтләр бу көннәрдә аның нәтиҗәләре белән көрәшә.

Бу атнада районда секундына 27 метрга кадәр көчле җил, җәяүле буран булды һәм ишелеп кар яуды. Җаваплы хезмәтләр бу көннәрдә аның нәтиҗәләре белән көрәшә.

Кичен йокларга ятканда бернәрсә дә юк иде, иртән торып урамга чыксаң, юлларны кар каплап киткән, урамнарга кереп тә, чыгып та булмый. Ерак урамнарда яшәүчеләр шундый хәлдә калды. Мондый вакытларда җаваплы хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли.

– Питрәч авыл җирлегендә бу көнне иртәнге дүрттән кичке җидегә кадәр эшләделәр, алты берәмлек техника җәлеп ителде. План буенча да, заявкалар буенча да зур күләмдә эш дәвам итә, – дип билгеләп үтә «ЦКС» МУП җитәкчесе Марсель Вафин. – Без барысын да мөмкин кадәр тизрәк башкарырга тырышабыз, ләкин кар күп, ул авыр, тыгыз, шуңа күрә чистарту авыр, – диде ул.

Аларның оешмасы бу кышта үзәк урамнардан әлегә 40 машина кар түккән, бу якынча 500 куб. Шулай ук алар юлларда шоферларга комачаулый торган урыннарда өелгән, тротуарлардагы карларны түгәләр.

Аптырарлык та түгел, районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә карны чистартуны сорап шалтыратулар саны артты. Шулай ук Белкино һәм Питрәчтә төнлә ут бетү турында шалтыратулар булган, икенче көнне иртәдән аны көйләгәннәр.

– Якшәмбегә кадәр төнлә көчле буран, кар явулар дәвам итәчәк, – дип кисәтте районның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.

Атна уртасындагы кебек буран булганда питрәчлеләрне мөмкин булганча өйдә калырга, зур ихтыяҗ булмаса юлга чыгудан тыелып торырга чакыралар. Мөмкин булса эшегезгә шалтыратыгыз һәм җитәкчегезгә хәлне аңлатыгыз.

– Әлбәттә, мин еракта яшәүче һәм күп кар аркасында өйләреннән чыга алмаган укытучыларга аңлап карадым, аларга өйдә калырга рөхсәт ителде. Алар дистанцион эшләделәр, балалар белән онлайн-режимда интернет-платформада элемтәгә керделәр, монда тулы дәрес үткәрергә мөмкинлек бар, – дип сөйләде Ленино-Кокушкино мәктәбе директоры Ирина Шаронова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса