Питрәч районында инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру күрсәткече түбән
Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.
Эшкә сәләтле инвалидларның мәшгульлеген начар кайгырткан районнар билгеле.
Питрәч (17 процент), Әлмәт (42 процент), Чистай (50 процент) районнарында инвалид саналган кешеләрне эшкә урнаштыру күрсәткече түбән.
Җәя эчендә күрсәтелгән саннар халык мәшгульлеге үзәкләрендә теркәлгән инвалидларның күпмесен эшкә урнаштыруны күрсәтә.
Азнакай, Кукмара, Лениногорск районнарында, Казан, Чаллы шәһәрләрендә халык мәшгульлеге үзәкләренә мөрәҗәгать иткән инвалидларны эшкә алу күрсәткечләре югары.
Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге инвалидлар саны 108,2 мең кеше, эш белән тәэмин ителгәннәре 31,2 мең кеше исәпләнә. Инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе 28,8 процент дәрәҗәсендә. Россия буенча бу күрсәткеч 25,6 процент күләмендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа