Питрәч районында «С» категорияле машина йөртүчеләр курсларына кабул итү игълан ителде
Җәмгыять

Питрәч районында «С» категорияле машина йөртүчеләр курсларына кабул итү игълан ителде

Укулар Казанда Татарстан Республикасы ДОСААФ базасында узачак

Питрәч районы хәрби комиссариаты «С» категорияле машина йөртүчеләр төркеменә кабул итү турында хәбәр итә.

Укулар Казанда РФ Оборона министрлыгы хисабына ТР ДОСААФ базасында узачак. Укыту формасы – кичке.

Укырга теләгән хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге кешеләргә хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.