Питрәч районында силос салуга керештеләр
Быелгы һава шартлары кукурузга бик килеште, ул бик уңды, аның биеклеге хәтта ике метрдан да артып китте
Аграрийлар билгеләп үткәнчә, уңыш бик яхшы. Димәк, азык базалары тулы, ә терлекләр – тук булачак. Терлек азыгы әзерләүчеләргә мул уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк.
5 сентябрьдән «Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгында беренчеләрдән булып силос салуга керештеләр.
– Әлегә безнең басуларда 10 берәмлек техника эшли: 2 азык җыю комбайны һәм яшел масса ташуда 8 КамАЗ, - дип сөйләде азык әзерләү буенча агроном Айрат Миңнуллин. – Тагын 3 трактор силос чокырында төйгечләп тыгызлауда эшли. Биредә үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче тәҗрибәле механизаторлар - «Биллюр»да Марат Гайнуллин, «Амкадор»да Александр Архипов һәм «ТГ - 90»да Владимир Егоров эшли. Уңдырышлылык бик әйбәт – гектардан 250 центнер, көнгә 1000 тоннадан артык силос әзерлибез. 550 гектарда кукурузны силоска җыясы, шул кадәр үк диярлек орлыкка калдырасы бар. Мондый темплар белән эшләүне дәвам итсәк, терлек азыгы әзерләүне вакытында тәмамларбыз дип уйлыйм. Быел азыкны запас белән әзерләдек, 20000 тонна сенаж, 3000 тонна печән һәм 4000 тонна салам әзерләдек, – дип санап үтте агроном.
Комбайн кыска гына ара үтеп өлгерми, КамАЗ кузовлары яшел масса белән тула. «Класс Ягуар» азык җыю комбайны руле артында районның алдынгы һәм тәҗрибәле механизаторларының берсе Алексей Савельев. Ул 20 елдан артык туган хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүдә катнаша.
– Без иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшлибез, күпьеллык үләннәрнең, бигрәк тә кукурузның уңышы быел сөендерә. Мин көненә 20 гектарга якын мәйданда кукуруз җыеп алам, шуннан 450-500 тонна яшел масса чыга. Терлек азыгы әзерләүне вакытында төгәлләрбез дип уйлыйм, заманча техника теләсә нинди һава шартларында эшләргә мөмкинлек бирә. Төшке һәм кичке ашларга гына туктыйбыз, - дип сөйләде Алексей.
Ә Илсур Ризванов 2011 елдан бирле бу хуҗалыкта КамАЗ йөртүчесе булып эшли. Бигрәк тә аның өчен урак һәм азык әзерләү чоры иң кызу вакыт.
- Бер комбайннан икенчесенә күчәбез. Башта сенаж ташыдык, аннан ашлык, хәзер – силос. Көнгә 15тән артык рейс ясыйбыз. Уңыш күп, хәтта өлгереп булмый. Әлегә комбайннар бертуктаусыз хәрәкәттә, һәм безнең машина йөртүчеләр бригадасы туктаусыз эшли, – дип билгеләп үтте Илсур.
Район буенча силос өчен кукуруз 1574 гектар мәйдан биләп тора, шуның 551 гектары – «Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгында, 613 гектары – «Шәле-Агро»да, 310 гектары – «Агролак»та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа