Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында зиратта кеше җирләү өчен кем җаваплы

Бер әбүнәчебезне шундый сорау кызыксындыра. Аңа район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аңлатма бирде.

– Җирләү урыннары җирле үзидарә органнары балансында тора. Федераль закон нигезендә, җирләүне дә җирле үзидарә органнары оештырырга тиеш. Закон буенча, бу зиратны саклаучы оешмалар һәм предприятиеләр, спонсорлар, дин вәкилләре эше түгел. Аларның моңа бернинди дә катнашы юк.
8 номерлы Федераль законның 25 һәм 29 статьялары буенча җирле үзидарә органнары кешеләрне күмү белән турыдан-туры шөгыльләнәчәк муниципаль унитар предприятие булдырырга тиеш. Әлегә җирлек башлыклары үзләре җаваплы.
Шунысын да билгеләп үтәргә телим, башка торак пунктлардан һәм республикадан гына түгел, Россиядән дә «чит» кешеләрне алып кайтып күмүгә рөхсәт итмибез, дип таләпләр куючыларның гамәлләре экстремистик гамәл дип бәяләнәчәк. Без дини конфликтларга юл куймаска тиеш. Хокук саклау органнары һәм хакимият органнары моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк.
 

Әгәр дә борчыган сорауларыгыз булса, безгә социаль челтәрләрдә “Пестрецы-информ” төркемнәренә языгыз яки редакциягә 3-04-82 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса