Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан башкаласыннан тыл хезмәтчәне Роза Камалова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Роза Хуҗиәхмәт кызы 1931 елның 22 сентябрендә Питрәч районы Чыты авылында күп балалы гаиләдә туа. Әнисе укытучы, әтисе мәктәп директоры булып эшли. Камалова 10 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли.
1950 елда Роза Хуҗиәхмәт кызы Казанга күчеп килә һәм дәүләт банкына эшкә урнаша. 35 ел хезмәт куя һәм пенсиягә чыга.
Камалова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.