Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле сәламәтлегенә зыян китермичә 10 килограммга ябыккан

Аңа симерү диагнозы куелган. Шуннан соң Зөһрә Галимуллина җитди рәвештә сәламәтлеген кайгырта башлаган

Зөһрә үзенең балачактагы, мәктәп елларындагы фотоларында ябык кына гәүдәле кыз. Кияүгә чыкканда аның авырлыгы 45 килограмм булган. Икенче тапкыр бала тапканнан соң бу цифр әкренләп үсә башлый һәм 72 килограммга җитә. Озын буйлы булмаганлыктан, тулылана баруы бик нык сизелә.

АРТЫК АВЫРЛЫКТАН КӨЗГЕГӘ КАРАУДАН ТУКТАГАН

– Артык килограммнарың булганда, үзеңә көзгедән дә карыйсы килми, үзеңә ошамый башлыйсың, үзеңне бәхетсез тоясың икән. Бернәрсә дә күренмәсен өчен, бар гәүдәне да каплап йөрергә тырышасың. Минем тулы гәүдәле булган чагымдагы фотоларым да бик аз. Булганнарында да мин үземне яшерергә тырышып, кемдер артында басып торам, – диде Зөһрә.

Ябыгырга дигән карар га тиз генә килмәгән ул. Берничә ел дәвамында төрле диеталарга утырырга тырышып караган, ләкин ихтыяр көче ике атнага гына җиткән. Интернетта күнегүләр белән видео дәресләр эзли, карый, аларны бер-ике тапкыр башкара да ташлый. Барысы да файдасыз, нәтиҗәсез, авыр кебек тоела аңа. Көчле мотивация кирәк була, һәм ул пәйда була да.


СПОРТНЫ ЯРАТМАСА ДА ФИТНЕСНЫ ОШАТКАН

Зөһрә табибларга тикшеренергә, диспансеризациягә барганда, еш кына аңа, авырлыгың артык, дип әйтә башлаганнар. Әлбәттә, моны ишетү күңелле түгел, ләкин ул аңа игътибар итмәскә тырышкан. Бервакыт аңа үз-үзен кулга алырга, тынычланырга һәм барысын да яхшы, дип уйларга кушканнар.

– Мин Казанда җитди медицина тикшерүе үттем. Барлык анализларны тапшырып, терапевтянына кергәч, ул сәламәтлегең яхшы, бары тик холестериның гына күтәрелгән, дип әйтте, ә аннары: “Сездә беренче дәрәҗә симерү” дигән диагнозны җиткерде. Шуннан соң мин бу проблема турында җитди уйлана, мәгълүмат эзли башладым, симерү минем сәламәтлеккә ничек тәэсир итә ала икәнен белдем. Ахыр чиктә, үз алдыма бу диагноз - ны бетерү мак- сатын куйдым, – дип сөйли Зөһрә.

Әгәр элек ул “спорт” сүзе турында ишетергә дә теләмәсә, ничек фитнес-клубка йөри башлаганын үзе дә сизми калган. Курку хисе көчле була, әлбәттә. Үзенә кырын карарлар, күнегүләрне эшли алмаса көләрләр, дип уйлаган. Чынлыкта барысы да башкача булган. Беркем дә аңа игътибар итмәгән һәм барысы да үз-үзләре белән мәшгуль булган. Ул ел дәвамында атнага өч тапкыр фитнеска йөри. Ул үзе дә фитнес белән мавыгуына гаҗәпләнүен таный, чөнки моңа кадәр ул беркайчан да бернинди спорт төре белән дә шөгыльләнмәгән.

– Чаңгыда йөрергә дә, йөгерергә дә яратмыйм. Фитнес миңа ошый, ул яраткан спорт төренә әверелде. Тренировкаларда, үземне җиңәм, дип уйлыйм. Җәяү йөри башладым, көненә ким дигәндә ун мең адым ясыйм: эшкә һәм өйгә, кибеткә, фитнесклубка барам.


КОНФЕТЛАРНЫ БАЛ БЕЛӘН АЛМАЛАРГА АЛМАШТЫРГАН

Авырлыкны югалтуда ризык зур роль уйный. Зөһрә үзен баллыдан, камыр ризыкларыннан чикли. Ләкин айга бер тапкыр үзенә аларны рөхсәт итә. Аның фикеренчә, ахырдан барысын да рәттән ашаганчы, вакыт-вакыт үзеңне сыйлап алу яхшырак. Иң авыры – шоколад һәм конфеттан баш тарту булган.

– Мин чәйне күп эчәм. Һәм шул чакта, тәмле ризыклардан башка чәйне нәрсә белән эчәрмен икән, дигән сорау туды. Нәтиҗәдә, конфетларны алмага алыштыра башладым, ә аны бал белән катыштырам, – дип уртаклашты ул.

Үзе билгеләп үтүенчә, барысын да аз-азлап ашый. Шулай ук рационына ачы сөт ризыклары: майлылыгы аз булган эремчек, йогурт, кефир өсти. Ул үзенә туклыклы аксымлы салатны еш эшли, аның рецептын тренеры Алена Буздалова китабыннан алган. Аның составына кукуруз, кыяр, йомырка, кызыл фасоль керә, теләсәң тавык ите һәм сохари өстәргә була. Аны майонез белән болгата. Әйе, майонез. Минем әңгәмәдәшем үзеңне ачтан интектерергә һәм бер карабодайда гына утырырга кирәкми, дип әйтә. Алай кеше үз-үзенә булышмаячак, ә организмына зыян гына китерәчәк.

Бер ел эчендә ул ун килограммга ябыккан. Цифрлар беренче карашка зур түгел кебек, әмма безнең герой бу юлның катлаулы булуын таный, хәзер, дөрес яшәү рәвеше алып бару гадәте аркасында, җиңелрәк икән.

– Төшенкелеккә бирелгән, ташлыйм, дигән чаклар булды, әлбәттә. Мин вакытында үз-үземә: “Тукта!” дип әйтә алдым. Хәзер авырлыгым кимеде, артмый, ләкин мин көрәшүемне дәвам итәм, сабыр гына көтәм. Бу диагнозны тулысынча бетерү өчен тагын алты килограмм ташларга кирәк. Мин бу максатка барам, – дип нәтиҗә ясады Зөһрә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше