Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр бәрәңге уңышыннан канәгать

Коры һава торышы яшелчә үсүенә комачауламады

Сезнең бәрәңге уңышыгыз нинди? Редакция питрәчлеләргә социаль челтәрләрдә шундый сорау бирде. Сораштыруда катнашучыларның 36 проценты: «Яхшы, без канәгать», - дигән җавап сайлаган. 13 проценты уңышның начар булуын таныды. Респондентларның 18 проценты уртача бәя бирде. Башкалар исә әле бәрәңге алмауларын, яисә бөтенләй утыртмауларын билгеләп үтте. Сораштыруда 216 кеше катнашты.

Резеда Газизуллина, Ленино-Кокушкино

– Без бәрәңгене әбиләрдә утыртабыз. Гадәттә, барлык туганнар да булышырга килә һәм август-сентябрь башында бер-ике көн эчендә алып бетерергә тырышабыз. Бу юлы ярдәмчеләр күп булмады, әкренләп үзебез генә алдык. Бер атна эчендә эшне төгәлләдек. Бәрәңгене утыртканчы ук корткычларга каршы эшкәрттек. Бәлки бу яхшы уңыш үстерергә ярдәм иткәндер – бакчадан 170 чиләк бәрәңге җыеп алдык. Участокның елгага якын булуы мөһим роль уйный, шуның аркасында туфрак һәрвакыт дымлы.


Марина Дмитриева, Керәшен Сәрдәсе

– Быел җәй гади генә булмады, яңгыр аз яуды, кызу һава торды. Корылык булуга карамастан, бәрәңге уңышы яхшы булды. Моның сере бик гади, мин ике елга бер тапкыр сортларны үзгәртергә тырышам. Мәскәү бәрәңге үстерү институтыннан бер килограммга заказ бирәм һәм аларны үрчетәм. Быел 25 төр яңа сортка заказ бирдем, шуларның икесе генә аз уңыш бирде. Шулай ук күп нәрсә ашламага бәйле, аны көзен кертү яхшы. Туфракка без органик ашлама кертәбез. Моннан тыш, су сибү мөһим роль уйный. Бу җәй яңгырсыз булды, шуңа күрә суны үзебезгә сибәргә туры килде. Һәм, әлбәттә, минем һәм гаиләмнең бу хезмәткә керткән тырышлыгы уңышның мөһим өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса