Питрәчлеләр үз торак пунктларында интернет барлыкка килү өчен тавыш бирә ала
Җәмгыять

Питрәчлеләр үз торак пунктларында интернет барлыкка килү өчен тавыш бирә ала

Ике ысул белән тавыш бирергә була

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Дәүләт хезмәтләре» порталында кече торак пунктларда база станцияләрен урнаштыруга тавыш бирү бара. Халык 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән кайсы торак пунктларда 2027 елда кәрәзле элемтә база станцияләре барлыкка киләчәген билгеләргә тиеш булачак. Тавыш бирү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» илкүләм проектының «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты кысаларында бара. 2026 елның 8 ноябренә кадәр тавыш биреп була.

Әлеге проект ярдәмендә яшәү урынына бәйсез рәвештә һәр кеше цифрлы сервислар куллана, онлайн укый һәм теләсә кайсы вакытта якыннары белән элемтәдә кала ала.

Тавыш бирүдә Россиянең балигъ булган гражданнары катнаша ала. Үзегез рәсми теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен, мәсәлән, туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән бистә яки авыл өчен тавыш биреп була.

Ике ысул белән тавыш бирергә була:

«Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн рәвештә. Моның өчен расланган хисап язмасы кирәк.

  • Сылтама аша узыгыз һәм үзегезнең хисап язмасына керегез.
  • Шәхси кабинетта теркәлү адресы күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр юк икән, система бу мәгълүматларны тутырырга тәкъдим итә.
  • Мобиль интернет барлыкка килергә тиеш торак пунктны эзләү юлына языгыз.
  • Торак пунктны сайлагыз һәм «Әйе» төймәсенә басыгыз.
  • Сезнең тавыш исәпкә алыначак. Тавыш бирүне сайтта күзәтергә була.

Россия Цифрлы үсеш министрлыгына хат юллап була.

Адрес: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская наб., д.10, стр.2.

Хатта исем-фамилиягезне, даими теркәлү адресын һәм мобиль интернет кирәк булган торак пунктны язарга кирәк. мондый хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала, һәр кешенең тавышы исәпкә алыначак.