Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч бакчачылары ярминкәдә катнашты

Бәйрәм Казанда узды, анда безнең бакчачыларның мул уңышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка район башлыгы Илһам Кашапов тәкъдим итте.

Бәйрәм барышында Татарстан Республикасының уңышлы бакчачылык ширкәтләре рәисләрен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Арышхазда авылында урнашкан “Весна” бакчачылык ширкәте рәисе Равил Низамиевны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Арышхазда авылының “Автомобилист” ширкәте рәисе Миләүшә Әхмәтовага ТР Бакчачылар берлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Әйтергә кирәк, Питрәч районында бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү буенча комплекслы республика программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның ярдәме белән күп кенә бакчачылык ширкәтләрендә инде бүген үк каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдырылган, яктырту, су, подъезд юллары үткәрелгән.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык продукцияне Питрәч интернат-мәктәбенә тапшырдылар.

Екатерина Плеханова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса