Питрәч базарында тиздән тәртип булачак
Җәмгыять

Питрәч базарында тиздән тәртип булачак

Йорт хуҗалыгын карап тотмау, ишегалларын чүпкә батыру, сукбай хайваннар һәм шәхси каралты-куралар янәшәсендә коры үләннәр үсүенә юл кую – питрәчлеләрнең бу һәм башка кагыйдә бозулары район административ комиссиясе утырышында атна саен карала.

Административ комиссиянең эшчәнлеге бик әһәмиятле. Административ законнарны төгәл үтәү – урамнар чиста тору, цивилизацияле сәүдә һәм башкалар дигән сүз.
Комиссия утырышында теге яки бу кагыйдә бозу өчен җаваплылык һәр кешегә каралган. Кемдер комиссиягә беренче тапкыр эләгә, ә кемнәрдер белән берничә кат очрашырга туры килә. Кагыйдә бозу зур булмаса, беркетмә дә төзелмәскә мөмкин, ә бары тик билгеләнгән вакыт эчендә кагыйдә бозуны төзәтергә кирәк дип кисәтү ясала. Кагыйдә буларак, күп кенә питрәчлеләр кисәтүләрне вакытында үти һәм кабат закон бозмый.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, беркетмәләрнең күбесе шәхси затлар төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен төзелде. Хәзер әлеге статья оешма җитәкчеләре арасында да популярлаша бара. Бу юлы утырышка җирле хуҗалык базары хуҗалары чакырылды. Аларга базар территориясен төзекләндерү бурычы йөкләнде. Алар бу эш белән шөгыльләнергә вәгъдә итте.
Бик тиздән Питрәчнең бу урыны тиешле рәвешкә килер дип ышанасы килә.

 


Питрәч, базар, тәртип