Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч чүп-чарны капчыкка җыюга күчәчәк

Контейнер мәйданчыклары күп фатирлы йортлар янында гына калды.

Питрәч авылының шәхси секторында чисталык һәм тәртип саклана. Йорт яны территорияләре каралган, төрле сортлар белән бизәлгән, бакчада, клумбаларда, чүлмәкләрдә утыртылган. Күпчелек урыннарда үлән чабылган. Чүп-чар юк. Халыктан соңрак ачыкланганча, бу урамнарда чүп-чарны капчыклап җыю оештырылган.

Бездә элек контейнер мәйданчыгы бар иде, әмма көчле җил аркасында чүпчарның күршеләр бакчасына очып китүе сәбәпле, аны бетерделәр. Хәзер каты көнкүреш калдыкларын атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә чыгаралар. Безне барысы да канәгатьләндерә, - дип уртаклашты Титов урамыннан Алена исемле кыз. 

 

Чүп-чарны даими килеп алалар, 2-3 ел инде. Уңайлы, әмма сукбай этләрнең капчыкларны ертып, таратып бетерүләре борчый, - дип зарлана Комсомольская урамында яшәүче пенсионер Валентина Аккуратнова.

Мондый очракта халыкка чүпчар өчен тәгәрмәчле махсус ящик сатып алырга киңәш итәләр, тик моңа бик азлар гына колак сала, күрәсең. Мондый җайланманы мин һәр урамда бер-икене генә күрдем. Аны үз кулларың белән иске мичкәләрдән яки тимер челтәрләрдән корырга була.
Авыл советында аңлатуларынча, район үзәгендә чүп-чарны чыгару оештырылган, контейнер мәйданчыкларын янәшәдәге күп фатирлы йортлар урнашкан урыннарда гына калдырганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса