Питрәч муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалевның финанс хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле хезмәттәшләр, финанс системасы ветераннары!
Финанс хезмәте һәрвакыт теләсә нинди дәүләтнең социаль һәм икътисади хәленең нигезе булып саналды. Бары тик финанс сәясәте генә җәмгыятьнең социаль-икътисади үсеше идарәсендә иң мөһим фактор булды һәм булып кала да, шуңа күрә мондый эшнең әһәмияте бик зур.
Средстволарны аккумуляцияләү җиңел эш түгел, ә аларны тиешенчә, гомуми файдага тоту - тагын да авыррак. Моннан тыш, тормыш безнең алда һәрвакыт яңа һәм авыр һөнәри бурычлар куя.
Әлбәттә, аларны хәл итү фидакарьлек һәм төгәллек - кыскасы, Питрәчнең һәрбер финансистын характерлый торган сыйфатлар таләп итә. Башкарган эшләрегез өчен горурлык хисләрен еш кичерергә туры килеп торсын!
Күп еллар финанс органнарында эшләгән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен белдерәм.
Яңа һөнәри җиңүләр, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим! Һәр яңа көн шатлык алып килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia