Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч пенсионерлары бөтенроссия компьютер грамоталыгы конкурсында катнаша ала

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.

Татарстанда яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк 47 кеше «Интернетка рәхмәт- 2021» бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биргән. Катнашучылар челтәрдәге казанышлары һәм компьютер белеме дәрәҗәсе турында сөйләячәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзергә Россиянең 57 төбәгеннән конкурста катнашуга гариза бирделәр, өстәвенә Татарстаннан җибәрелгән эшләр саны буенча иң активлар рәтенә кергән.

Катнашучылар уртача 64 яшьтә, иң өлкән катнашучыга 91 яшь тулган. Шунысы кызык, конкурсантларның 79 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен пенсия алды яшендәге кешеләр һәм пенсионерлар чара сайтында гариза тутырырга, шулай ук компьютерда һәм челтәрдә эш тәҗрибәсе турында сөйләргә тиеш. Эшләр «Портал gosuslugi.ru — минем тәҗрибәм», «Интернет-казанышларым», «Минем иҗтимагый интернет-инициативам», «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче», «Минем интернет-проект» һәм «Мин — интернет-йолдыз» номинацияләре буенча кабул ителә.

Гаризада конкурсантның фотосы һәм конкурс материалының иллюстрациясе булырга тиеш. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса