Питрәч районы комиссиясе урак өсте лидерларын атады
Төрле күрсәткечләр буенча иң күп - 50 балл "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә, "Агролак" ҖЧҖ - 49 балл, "Хөсәенов Л.Р." крестьян-фермер хуҗалыгы - 47 балл.
Исегезгә төшерәбез: кичә ТР авыл хуҗалыгы Министрлыгы белгечләре район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре белән бергә техниканы беренчел карауны үткәрделәр һәм районның биш хуҗалыгының уңышны урып-җыюга әзерлеген бәяләделәр.
- Сезон, күрәсең, "кызу" булачак - уңыш бик яхшы, әмма аны вакытында җыеп алуга һава торышы комачауларга мөмкин, - ди АПК инженер-техник тәэмин итү бүлегенең өлкән белгече Руфит Гарифҗанов. - Шуңа күрә хуҗалыкларда алмашуга әзер булган техника, бер-берсен алыштырачак комбайнчылар булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа