Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында 70 меңнән артык төп агач утыртылган

Шуңа күрә безнең һәрберебез урманнарны үстерүдә, саклауда үз өлешебезне кертергә тиеш. Иң гади ысулы, әлбәттә, көз һәм яз көннәрен агач утырту. Бу уңайдан хөкүмәтебез дә төрле чаралар үткәреп килә. Шушы көннәрдә республика күләмендә "Агач утырту көне" булып узды. Әлеге чарадан безнең район урманчылыгы, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары да читтә калмады....

Шуңа күрә безнең һәрберебез урманнарны үстерүдә, саклауда үз өлешебезне кертергә тиеш. Иң гади ысулы, әлбәттә, көз һәм яз көннәрен агач утырту.
Бу уңайдан хөкүмәтебез дә төрле чаралар үткәреп килә. Шушы көннәрдә республика күләмендә "Агач утырту көне" булып узды. Әлеге чарадан безнең район урманчылыгы, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары да читтә калмады.


- Агач утыртуда бигрәк тә мәктәп укучылары һәм безнең хезмәткәрләр активлык күрсәтте. Бигрәк тә Шәле мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары тырышты. Бу язда гына да алар 23 гектар җирдә 70 меңнән артык агач утыртты. Күн урта мәктәбе һәм район үзәге мәктәпләре укучылары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә зур тырышлык күрсәтте, - диде участок лесничие Шәүкәт Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса