Питрәч районында машина йөртүчеләр турында да, җәяүлеләр турында да кайгырттылар
Юлларның берничә участоклорында төзекләндерү эшләре эшләнде.
Юл катламын алыштыруны берьюлы берничә торак пунктларда яшәүчеләр көтеп алды. Татавтодор эшчеләре бригадасы берничә атна дәвамында Питрәч-Ленино-Кокушкино юлында, Шихазда тавында һәм башка участокларда эшләделәр. Эшләр дәвам итә.
Җәяүлеләр өчен дә берничә күңелгә ятышлы сюрприз әзерләгәннәр. Питрәчтә питрәчлеләр өчен күптәннән инде берникадәр кыенлыклар китергән "Кыңгыраучык" балалар бакчасы янындагы тротуарны эшләп бетерделәр. Моннан тыш, тротуар эшләү Строительләр урамында да бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа