Питрәч районында мунча янган
2017 елның 17 июлендә Тагашево авылында янгын килеп чыкты.
Диспетчерлык коткару хезмәтенә Яшьләр урамында урнашкан шәхси мунча януы турында хәбәр килгән. Коткаручылар янгынны тиз арада сүндерә алган. Янгынның мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынны сүндерүгә 10 кеше һәм 3 техника җәлеп ителгән.
16.mchs.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа