Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында Бөтенроссия халык санын алу башланды

Питрәчлеләр анда 14 ноябрьгә кадәр теләсә нинди уңайлы ысул белән катнаша ала.

Исәпкә алучы килүен көтәргә

Бу вариант беркая да  барырга җыенмаучы, кунакларны яратучы һәм һәрвакыт өйдә булучы кешеләр өчен. Район буенча 89 исәпкә алучы эшли, алар һәр кеше янында булачак һәм теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин. Аларны махсус форма буенча танып белергә була. Алар Бөтенроссия халык санын алу символикасы төшерелгән шарф һәм жилеттан киенгән,  зәңгәр сумка  күтәргән, һәркайсының махсус таныклыгы бар. Исәпкә алучылар планшет компьютерлар аша сораштыру үткәрәчәк. Сезгә 23 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Алар яшәү урыннарына һәм шартларына, милли кирәк-яракларга, белем дәрәҗәсенә кагыла. 


Онлайн режимында ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша

Моның өчен «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы»нда исәпкә алу язмасына ия булырга һәм шәхси кабинетыңа керергә кирәк. Төп биттә сез «Халык санын алу 2021» дигән язманы күрерсез, аңа басыгыз. Аннары «Исәпкә алу битен тутырырга» дигән язуны сайлыйсыз. Шуннан соң сорауларга җавап бирергә мөмкин. Бу бик күп вакыт алмый – 10-15 минут. Авырлыклар да булырга тиеш түгел, аңлатмалар да бар. Исәпкә алу кәгазен 8 ноябрьгә кадәр өлешләп тутырырга мөмкин. Аны бары тик  караламада сакларга онытмагыз. Тутырганнан соң, "Җибәрергә" дигән язуга басарга. Сезнең шәхси кабинетыгызга халык санын алу узу турында раслау килә: куар-код һәм гаиләнең һәр әгъзасына хәрефле код.
Бу сезнең мөстәкыйль рәвештә халык санын алуыгызны раслаучы дәлил булып тора. Сезгә исәпкә алучы килгәч, аңа бу куар-кодны күрсәтү дә җитә.


Стационар участокларга килергә

Бу нейтраль территория, анда халык санын алучылар сорауларына өйләрендә җавап бирергә теләмәүчеләр керә.  Районда Салкын Чишмә, Шәле, Питрәч, Иске Шигали, Богородск, Пановка, Кощак, Күн, Көек авылларында шундый 14 урын оештырылган. Төгәл адресларны һәм эш вакытын авыл советына шалтыратып белергә яки Питрәч районының рәсми сайтында карарга мөмкин. Шулай ук сораштыруны район үзәгендәге күп фукнцияле үзәк бинасында узарга мөмкин.


Белгеч фикере

Безнең район тиз темп белән үсә. Күп кенә җирлекләрдә, бигрәк тә шәһәргә якын урыннарда яшәүчеләр саны арта, яңа тораклар төзелә. Халык санын алу социаль, демографик, икътисади үзгәрешләрне терки. Киләчәктә нәкъ менә шушы мәгълүматлар ярдәмендә барлык өлкәләрдә дә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда  ярдәм итүче һәм ярдәм күрсәтү программалары булдырылачак, - дип билгеләп үтте Питрәч районында Бөтенроссия халык санын алу буенча вәкаләтле  Наилә Җиһаншина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X