Питрәч районында кыргый хайваннар һәм кошлар уңышлы кышлады
Быел кыш кырыс булды. Еш кына һава температурасы 30 градустан түбәнрәк төште. Кыргый хайваннарга авырга туры килде. Алар безнең районның урман массивларында аз түгел.
Безнең табигатьтә төрле пар тояклылар - поши, кыр кәҗәләре, төлке, куян, кондыз, сусар, бурсык һәм башкалар яши. Питрәч елгаларында һәм буаларда кыргый кошлар - казлар, үрдәкләр, аккошлар йөзә. Аларның күбесе бездә кышларга кала. Мәсәлән, Сула елгасындагы кыргый үрдәкләр кыш чыгалар, аларны җирле халык ашата. Быел көртлекләр һәм кыр тавыклары авырлык кичерде, алар кар астына кызып кереп, шунда куныр урын ясыйлар. Көннәр җылытканда кар өстен юка боз каплый, ә җиңел кошларга аны тишеп керү бик кыенга туры килә.
Хайваннар өчен урманнарда аучылар 15 өстәмә мәйданчык оештырдылар. Атнага ике тапкыр ашлык сиптеләр, бу эштә фермер хуҗалыклары ярдәм итеп торалар. Пошилар һәм кыр кәҗәләре өчен эре тоз сибелде. Куяннарга аучылар һәм иреклеләр җәйдән юкә, усак һәм башка яфраклы агачлардан себеркеләр әзерләделәр.
Кыргый хайваннар бу салкын кышны уңышлы кичерделәр. Яз җитү һәм яшел үлән тишелеп чыгу белән аларга җиңелрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа