Питрәч районында Туган телләр елына багышланган чаралар дәвам итә
Музей хезмәткәрләре Кибәк Илендә яшәүчеләрне музей экспонатлары белән таныштырды.
Питрәч районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында авыл мәдәният йортларына күчмә чаралар циклы башланды. Шушы көннәрдә туган якны өйрәнү музее һәм Гаврилов исемендәге музей хезмәткәрләре Кибәк Иле авылына барды һәм гамәли сәнгать, көнкүреш һәм этнография, сугыш һәм хәрби көнкүреш предметлары, Советлар Союзы Геройлары П.М.Гаврилов, Г.К.Камалеев һәм В.И.Осиповның документлары һәм фотосурәтләре, шулай ук милли киемнәрдәге фарфор курчаклары күргәзмәсе оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа