Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында төзекләндерү буенча 53 хокук бозу очрагы ачыкланды

Санитар-экологик ике айлык кысаларында административ-техник инспекция авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә шәхси торак йортлар территорияләрендә төзекләндерү кагыйдәләре үтәлешен тикшерде.

Иң еш очрый торган хокук бозулар:

  • Җир участогының тиешенчә карап тотылмавы. Җир участогындагы үлән чабылмау, биек булып чүп үләннәре үсү һәм моның янгын куркынычы тудыруы.
  • Йорт янындагы территорияне чүп-чар басуга юл кую.
  • Йорт яны территориясендә әйбердән бушаган савытларны, утын, зур габаритлы калдыкларны, төзелеш материалларын өеп кую.

Йорт хайваннарының (сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлекләр) җәмәгать урыннарында йөрүенең 3 очрагы ачыкланды.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында урнаштыру ике мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Районның административ-техник инспекциясе тарафыннан мондый хокук бозуларны ачыклау буенча даими рейдлар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса