Эшләр "Безнең ишегалды" республика программасы ярдәмендә башкарылачак.
2021 елда районда өч авыл җирлегендә 19 күпфатирлы йорт ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.
Программага кергән төп эшләрдән тыш, район акчалары хисабына инженерлык челтәрләре: суүткәргеч, канализация дә алмаштырылачак.