Питрәчлеләр көзге трендларны яхшы белә
Хәзер 2019 елның беренче яртыеллыгына “Вперед” (“Алга”) район газетасына язылу кампаниясенең иң кызган чагы. Көзнең иң актуаль тренды – тәмле чәй эчү һәм район газетасының киләсе яртыеллыкта да сезнең белән калачагын белеп, тынычлап район газетасын уку.
Питрәчнең күп кенә оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, газетага альтернатив язылып (аның бәясе арзанрак, алты айга 490 сум) безгә бик нык ярдәм итәләр. Без аларга газетаны эш урыннарына илтеп бирәбез. Безнең белән калу өчен, газетага альтернатив язылуны инде Россия Пенсия фондының район идарәсе, “Ак Барс Банк”, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге, федераль казначылык, “Бәләкәч” балалар бакчасы сайлады.
Безне “Айгөл” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә хуплады, алар киләсе ярты елга район газетасына инде язылып та өлгерделәр. Хәзер кышкы озын кичләрдә безнең яхшы хәбәрләр аларның күңелләрен сөендереп торачак!
Коллективларга безне хуплаулары, безнең белән калулары өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia