Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр мактаулы исемнәр, медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде

Бүләкләү ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында район мәдәният йорты бинасында узды.

«Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе Ришат Хисмәтуллинга ТРның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды.


Халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Шатлык» социаль приюты директоры Резеда Хәлиловага «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.


Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең сугым цехы башлыгы Гөлшат Игнатьевага

һәм Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.


ТР сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Питрәч РҮХнең баш табибы Ренат Уткельбаевны 

һәм Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Фәридә Солтанованы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.


Питрәч районында мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1 нче Питрәч 1 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Егошинага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.


Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүг зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козыревка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса