Питрәчлеләрне Нәүрүз бәйрәменә чакыралар
Бу - яз, табигатьнең уянуы һәм авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйле халык бәйрәме.
Халык күңел ачулары иртәгә, 27 мартта, районның дүрт торак пунктында узачак:
- Ленино-Кокушкино авылында Яшьләр үзәге бинасы янында - 11.00 сәгатьтә,
- Богородск авылында "Алмагач бакчасы" паркында - 11.00 сәгатьтә,
- Питрәч авылының үзәк мәйданында - 14:00 сәгатьтә,
- Шәле авылы паркында - 16.00 сәгатьтә.
Бәйрәм кунакларын халык уеннары, спорт ярышлары, концерт, коймак белән кайнар чәй көтә.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа