Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурста катнашырга чакыралар

Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Район халкын татар телендә элмә такталар һәм мәгълүмати табличкалардагы исемнәрдә һәм язуларда хаталар эзләүгә кушылырга чакыралар. Республикада татар телендә сүз язу яки тәрҗемә иткәндә җитешсезлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән конкурс игълан ителде.

Конкурста дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән барлык теләүчеләр катнаша ала.

Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә «Исем һәм язулардагы хаталар. Анда хаталары булган элмә тактаны тулысынча төшереп, шул фотоматериал белән хәбәрнамәне урнаштыррыга мөмкин. Җитешсезлекләр мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә яки торак йортларның аншлагларында исәпкә алынырга мөмкин.

Бу хәбәрнамәдәге фотода табличканың нинди оешмага караганлыгы күренергә тиеш. Шулай ук аның урнаштырылган адресын да күрсәтергә кирәк.

Дәүләт хезмәтләре порталының кушымтасы юк икән, фотоматериалларны ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына хат белән җибәрергә була. Яки электрон вариантта: iyali.anrt@mail.ru электрон почтасына, яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 нче йорт.

Хаталар турында иң күп хәбәр җибәргән кешеләр җиңүче булачак. Оештыручылар 10 җиңүчене билгеләячәк һәм бүләкләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез