Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне ялганлыйлар: ”Су бирегез әле. Ашыйсы да килә”

Өч чегән хатыны менә шундый гозер белән авыл кешеләре өйләренә кереп йөргән. Алар тоткарланды һәм җәзасын алды.

Бер кеше генә болай соранып йөри алмый. Хатын-кызлар өчәү булган. Алдан ук рольләрен бүлешкәннәр, куллары да озын булган. "Уңышны" шактый ук шәп җыйганнар. Мөслим районының Таш елга авылында бер кешенең 169 мең сумын чәлгәннәр. Спас районының Тәнке авылында - 251 мең. Питрәчтә Татар Казысында - 20 мең, Богородскида 110 меңне кесәләренә салып куйганнар. Мамадыш районының Су елга авылында 43 мең сумга ия булганнар. Моны узган елның 22 июленнән 4 августы аралыгында эшләгәннәр. Бу гамәлләрне ниндидер бала-чага түгел, ә өлкән яшьлек хатын-кызлар кылган. Берсенә 43 яшь, икесенә - 38 һәм 56. Фамилияләре берни сөйләми, ә менә үзләре Украинадан булуы анык.
Акчаны алдалап алу бик гади формула буенча була. Хатыннар баланың ашыйсы килүен сылтап, кешеләрнең тиз ышануына өмет итеп, бигрәк тә өлкәннәрнең, өйләргә кергәннәр, берсе хуҗаларны сөйләштереп торган, икенчесе бүлмәләргә узган. Шул икенчесе сандыкларны актара һәм күңеленә хуш килгәнен сайлап ала. Бу вакытта алаларны урамда автомашина көтә. Шуның белән авылдан таялар. Зыян күрүчеләр үзләренең ярык тагарак алдында калуларын аннары гына аңлый. Акчаларын терминал аша Украинага җибәрәләр болар.
Бу хәлләр әле дәвам иткән булыр иде. Богородск авылында яшәүче өеннән акча юкка чыккач, ул эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Машина билгеләре буенча җинаятьчеләрне Алабугада тоталар. Элгәре тикшерү барышында хатын-кызларга сак астына алу җәзасы бирелә. Питрәч район судының 2014 ел, 16 июле карары белән В.В.Станицкая, Л.В.Череповская, Л.И.Череповская өч җинаятьтә гаепләнә һәм 1 елга ирекләреннән мәхрүм ителәләр. Алар җәзаны гомуми режимдагы колониядә үтәчәк. Зыян күрүчеләрнең дәгъвалары кире кайтарылмаган зыян өлешендә канәгатьләндерелә.
Карар әле көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса