Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә сайлаулар оешкан төстә узды

Без берничә участокта булдык һәм кайбер сайлаучылар белән аралаштык.

26341 питрәчле РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Район буенча сайлауга килү 69,61 процент тәшкил итте.

«Чулпы» керәшен фольклор ансамбле үз сайлау участокларына матур милли киемнәрдән килде. Солистлар Талкыш авылында «Микулай» кинокартинасы фильмында төшүдә катнаша. Алар кинокартинага кабатланмас төсмер өсти. Репетицияләр көн саен диярлек уза, шулай да алар тавыш бирергә килергә дә вакыт тапты.

Бүген без кинога төшергә барабыз. Әмма юл уңаеннан милли киемнәрдән киенгән килеш бергәләп сайлау участогына керергә булдык, - дип сөйләде Лира Карташова.

Иҗади коллективта катнашучыларга үзләрен яңа амплуада сынап карау кызык. Алар төрле сәхнәләрдә җырлый һәм бии, рольләр дә башкара. Ольга Харитонова төп геройның әнисе.

Нигә безгә экраннарда күренмәскә ди әле? Бу бик кызыклы һәм гадәти түгел, безгә бик ошый, - дип кичерешләре белән уртаклаша ул.

Анда элек кастингны уңышлы узган башка район халкы да катнаша. Питрәчлеләр танылган актерлар Виктор Сухоруков һәм Иван Добронравов белән бер мәйданчыкта эшли.
Питрәч авылында яшәүчеләр Вазыйх Вәлитов һәм Рашат Сәйфетдинов бер үк вакытта тавыш бирергә килделәр. Аларны уртак шөгыль берләштерә, пенсионерлар 40 елдан артык балык тоту белән кызыксына. Җәен балык тотарга көймәдә, ә кышын боз буйлап кар автомобиле белән баралар. Балык тоту аларга рәхәтлек бирә, күңелләр ял итә, ди алар. Әлбәттә, балык эләксә, зур шатлык инде ул. Әмма һәрвакытта да син теләгәнчә генә булмый шул, эләкмәгән чаклар да була. Ләкин бу алар өчен иң мөһиме түгел.
Вазыйх Сәлим улы бу көнне өйдән иртәнге сәгать 5тә  балык тотарга киткән.

Күл буена төштем, андагы матурлыкка сокланып утырдым, әмма балык эләкмәде, - дип көлә ул. - Бу бит картадагы уен кебек: бәхет эше. Аннары өйгә кайтырга, тавыш бирергә барырга булдым. Соңрак, бәлки, кабат балык тотарга китәрмен, - дип өстәде пенсионер.

Ә Рашат Хәйдәр улы киләсе атна уртасында балык тотарга планлаштыра. Әмма бу еллар эчендә ул йокыдан бик иртә уянырга күнеккән. Балыкчы үз  сайлау участогына аның ачылышына ук килде диярлек.

Көнне  мөһим вакыйгадан башлау бик күңелле, - ди ул. - Мин гражданлык бурычын үтәдем, хәзер тыныч кына башка эшләр белән шөгыльләнәчәкмен.


2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегендә -  «Бердәм Россия»  – 49,83%, КПРФ – 18,94%,  ЛДПР – 7,51%. «Справедливая Россия  - За правду»  -  7,47%, «Новые люди» 5,33% тавыш җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса