Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Хәзерге вакытта безнең меңләгән ватандашыбыз – солдатлар, офицерлар үзләренең бурычларын намус белән үтиләр, иң югары профессиональ һәм шәхси сыйфатларын: ныклык, батырлык, Ватанга мәхәббәтләрен күрсәтәләр. Алар – үз тормышларын куркыныч астына куеп, Россия Федерациясе чикләрен саклаучылар.

Ветераннарыбызга аерым рәхмәт һәм иң җылы сүзләребезне җиткерәбез. Сезнең фидакарьлек, батырлык, рухи ныклыгыгыз һәм дошман алдында нык торуыгыз – үз ватаныгызга тугрылыкның мәңгелек үрнәге.

Сезне ихлас күңелдән котлыйм һәм сезгә нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, күтәренке кәеф, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныч, гаилә бәхете телим. Гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек булсын! Бәйрәм белән!
 

 

Питрәч районы матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса