Бүләкләнүчеләрнең күбесе өчен тантаналы хөрмәтләү дә көтелмәгән хәл булды.
Район үзәк хастаханәсенең актлар залында үзенчәлекле, чын бәйрәмчә һәм күңелле атмосфера. Биредә исемнәре Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән район медицина хезмәткәрләренә таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елның 1 маендагы Указы нигезендә төзелгән проект республикада күренекле һөнәри казанышлары, остазлык һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен билгеләнгән кешеләрнең исемнәрен берләштерә. Инициатива “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты бурычларына турыдан-туры җавап бирә, кешеләрнең уңыш тарихлары киләсе буыннарны илһамландыра.
Зур ихтирам билгесе
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов чараны ачып, хакимиятнең медикларга сүздә генә түгел, конкрет эшләр белән дә ярдәм итүен билгеләп үтте. Соңгы елларда республиканың системалы ярдәме белән районда алты фельдшер-акушерлык пункты, Көек авылында табиб амбулаториясе һәм “Царево” торак комплексында гомуми практика табибы офисы төзелде. Планнарда – Көектә яңа поликлиника һәм ике хатын-кызлар консультациясе төзү.
Ярдәмнең аерым чарасы – медицина хезмәткәрләренә җир кишәрлекләре бирү: быел гына да район яшь белгечләр Питрәч җирендә урнашсын өчен 30 кишәрлек бүлеп биргән.
– Сез кешеләрне дәвалыйсыз, сез аларны коткарып каласыз, сез башкалар ял иткәндә дә эшлисез. Моның өчен сезгә – һәр табибка, һәр шәфкать туташына, һәр фельдшерга рәхмәт белдерәбез, сезнең алда баш иябез, – диде залдагыларга Рәис Сөләйманов.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповадан тирән мәгънәле сүзләр яңгырады. Ул искәрткәнчә, тышкы басым һәм санкцион чакырулар шартларында, РФ Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында нәкъ менә Питрәч медиклары кебек кешеләр җәмгыятьнең терәге була.
Министр ак халатлы бүгенге каһарманнар белән Питрәч медикларының Бөек Ватан сугышы чорындагы Бөек батырлыгы арасында параллель үткәрде. 1945 елда Германиянең капитуляциясе турындагы актны имзалаганда Советлар Союзыннан понятой булган Питрәч шәфкать туташы турындагы тарихны искә төшереп, Эльмира Зарипова катнашучыларга мөрәҗәгать итте:
– Карагыз әле, бу кешеләр рухи яктан нинди көчле булган! Сездә бу геройларның каны ага. Сез – бу кешеләрнең варислары. Табиб исемен лаеклы йөртегез.
Бүләкләүдән соң хис-тәэсирләр
Бүләкләнүчеләрнең күбесе өчен мактау тактасына кертелү дә, тантаналы хөрмәтләү дә көтелмәгән хәл булды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Ләйсән Корбанова чарадан соң ук дулкынланып сөйләде:

– Бу бик куанычлы, күңелле булды. Үземне мактау тактасына кертүләрен белгәч, мин зур горурлык хисләре кичердем. Әмма шул ук вакытта мин моның гаять зур җаваплылык һәм бары тик алга барырга зур стимул булуын аңлыйм.
Ләйсән Корбанова билгеләп үткәнчә, район медицина хезмәткәрләре өчен аларның хезмәтенә республика дәрәҗәсендә мондый бәя бирү – зур дәрәҗә. Хәзер аларның исемнәре, һөнәргә тугрылыклары цифрлы киңлектә мәңгегә калачак, Питрәч районы медицинасында үз юлын яңа гына башлаган яшь табиблар өчен үрнәк булачак.
Шулау ук мактау тактасына кертелүчеләр
Марат Вәлиев – Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибы;
Акмал Зәйнидинов – хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург;
Галия Фәттахова – терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт;
Илнар Галиәхмәтов – участок табиб-терапевты;
Ландыш Кадыйрова – Көек табиблык амбулаториясе мөдире;
Гөлсинә Хәбибуллина – Пимәр авылы ФАП фельдшеры.