Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә төзелеш материалларына бәяләр җәйгә 10-15 процентка артырга мөмкин

Мондый әйберләргә ихтыяҗның иң югары ноктасы традиция буенча июль-август айларына туры килә

Россиядә быел җәй төп төзелеш материаллары бәясе уртача 10-15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Экспертлар әйтүенчә, мондый әйберләргә ихтыяҗның иң югары ноктасы традиция буенча июль-август айларына туры килә. Бу хакта «Известия» яза.

«Винзер» федераль стена материаллары комбинаты (Винзили керамик стена материаллары заводы) генераль директоры Денис Жалнин аңлатуынча, югарыда әйтелгән вакытта тәкъдим күләме кискен кими башлый. Тәкъдим кимүе, үз чиратында, бәяләр артуга китерә. Ул бәяләрне көйләү аша ихтыяҗ һәм тәкъдим балансын сакламаган очракта илдә кирәклерәк төзелеш материалларына дефицит барлыкка килү куркынычы бар, дип ассызыклый.

Спикер 2024 елда төзелеш материалларына ихтыяҗ зур булачак дип саный. Моның сәбәбе – су басудан зыян күргән гражданнарга йортларын торгызырга кирәк. Шулай ук илдә шәхси торак төзелеше өчен җиргә рекордлы ихтыяҗ теркәлә.

Жалнин 2024 елда йорт төзергә планлаштыручы Россия халкына сметада төзелеш материалларына бәяләр арту ихтималын исәпкә алырга киңәш итә. Бигрәк тә торак кредит акчалары җәлеп итеп төзелгән очракта. Югыйсә, акча җитмәү, төзелеш срогы буенча банк алдындагы бурычларыгызны бозу һәм әзер объектның залогка тапшырылуы куркынычы бар.

Эксперт шулай ук барлык төбәкләрдә язгы юл чишелеше аркасында зур йөк транспорты хәрәкәте буенча чикләүләр бетерелгәннән соң төп төзелеш материалларына бәяләр активрак үсә башлаячак дип фаразлый.

Башта үзагач, цемент, газ блоклары, шулай ук кирпеч һәм йорт фасадларын бизәү өчен материаллар кыйммәтләнәчәк, дип йомгаклый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса