Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сагыналар сине, Алсу...

Шәледә якташыбыз, журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узды. Ун елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән, республиканың татар газета-журналларында һәрдаим мәкаләләре дөнья күргән якташыбызны рәхимсез авыру арабыздан алып киткәнгә инде бер ел тула...

Исән булса, Алсуга 21 мартта 38 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның хезмәттәшләре, дуслары Шәле авылы мәдәният йортына искә алу кичәсенә җыелды. Кичә Рамил хәзрәт Юнысның Коръән укуы белән башланып китте.
Очрашуда авыл халкы, район җитәкчелеге, Питрәч районы якташлар җәмгыяте вәкилләре, танылган сәнгать хезмәткәрләре, туганнары, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективы катнашты. «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Татарстанда Алсу Хәсәнова исемендәге премия, һичшиксез, гамәлгә куелачагын белдерде. Премиянең күләме 15 мең сумны тәшкил итәр дип көтелә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева әлеге премияне журналистик материаллары белән җәмгыятьтәге көнүзәк мәсьәләләрне чишүгә өлеш керткән каләм ияләренә тапшырырга тәкъдим итте. Якын киләчәктә Алсу Хәсәнованың иҗатын яктырткан китап басылып чыгачагына ышандырды.

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, шулай ук якташыбыз Камил Кәримов алып барган кичәдә «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов, «Яңа Гасыр» телеканалында алып баручылар - Раил Өметбаев, Әлфинур Хисами, «Матбугат.ру» проекты хуҗасы Данил Сәфәров, «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Райнур Шакиров, «Татар календаре»н нәшер итүче Фәния Хуҗахмәт, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, прозаик Алмаз Хәмзин, шагыйрә Луиза Янсуар, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов чыгыш ясады. Алсуның сыйныфташлары хатирәләре белән уртаклашты, әти-әнисенә рәхмәтләрен әйтеп, мондый кичә соңгысы булмасын дип теләде. Алсу күренекле драматург Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Юнысова белән дә дуслар булган. Әлфия ханым үткән көннәрне искә алып, вакытсыз арабыздан киткән журналист турында күңелендә саклаган хатирәләрне сөйләде.

Кичәдә татар артистлары - Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, якташларыбыз - Илнур Нуриев, Мингали Мөхәммәтшин үзләре башкарган җырларны Алсуның рухына дога булып ирешүен теләде. Озак еллар буе республика газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләгән Алсу үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза, җырларга ярата иде. Зөһрә Сәхәбиева белән дуэтта җырлаган аудиоязма яңгыраганда залда һәркемнең күзендә яшь тамчылары ялтырады…

Питрәч районы якташлар җәмгыяте рәисе, театр артисты Айдар Хафиз исә кунакларга аның «Җан ярсуы» шигырен һәм якташ шагыйребез, мөгаллим Мөхәммәт Садыйковның Алсуга багышланган әсәрен укыды. Шәле кияве - композитор Җәүдәт Гыйльманов искә алу кичәсенә махсус, Алсуга атап иҗат иткән җырын башкарды.

Районыбызның хөрмәткә ия, күренекле укытучылар гаиләсендә туып-үскән, әнисе Миңзифа апа, әтисе Хәмит абый кебек тырыш, милләт җанлы булган Алсу тормышны яратты, кешеләргә ярдәмчел булды. Бу кичә аның алыштыргысыз каләм иясе булуын тагын бер кат раслады. Бирегә килгән һәркем бу көнне Алсуның үзен күреп сөйләшкәндәй кайтып китте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса