Тулы бер чорның символына әверелгән язмыш
Мишә елгасы буендагы җәйге лагерьда яшь сыер савучы Фәүзиянең рәссам Харис Якупов каршында басып торганына ярты гасырдан артык вакыт узган. Ул чакта егермесе яңа гына тулган кыз ояла, тик басып торудан арый, аяклары тала, тизрәк үзе ияләнгән эшкә – сыерлары янына китәргә тели. Озак еллар узгач, ул бу мизгелләрне аның тормышында иң бәхетле, иң рәхәт чор булган икән дип искә ала.
Харис Якуповның «Көчле кешеләр» картинасындагы Фәүзия образы легендага әйләнә. Картина «Хәзинә» милли сәнгать галереясында саклана. Ә аның героинясы әле дә туган авылы Шәледә яши.
Бу — бер картина тарихы гына түгел, ә үзенең гади хезмәте белән тарихка кереп калган гап-гади авыл хатыны турында истәлек.
Мәңгелеккә калган бер мизгел
Кайбер картиналар яныннан тиз генә үтеп китү мөмкин түгел. Аларны карыйсы, җентекләп өйрәнәсе килә. «Көчле кешеләр» картинасы да шундый әсәрләрнең берсе. Харис Якупов өч яшь сыер савучыны — Фәүзия Гәрәева, Мәрфуга Исламова һәм Сәкинә Сәгъдиеваны аларның көндәлек эшләре барышында сурәтләгән. Алар иртәнге савымнан соң сөт тутырылган бидоннар янәшәсендә басып тора. Кояш нурлары йөзләренә төшә. Кызлар елмая. Бу елмаю, сурәткә төшкәндә ясалма елмаеп тору түгел. Монда авыл хезмәтенең көндәлек мәшәкате, яшьлекнең эчкерсезлеге һәм тормыш авырлыкларына бирешмәгән ныклыгы чагыла.
Рәссамга нәкъ менә шундый кешеләр кызык була. Шуңа күрә ул берничә ел дәвамында һәр җәй Шәлегә — Мулланур Вахитов исемендәге колхозга килеп, авыл хезмәтчәннәренең тормышын өйрәнә, аларның портретларын иҗат итә.
Бүген картинадагы өч хатын-кызның берсе генә исән. Ул — Фәүзия Гәрәева. Кияүгә чыккач, аның фамилиясе Сәйфетдинова була. Әмма картинаның ничә еллар үтсә дә саргаймас хәтерендә ул һаман да яшь Фәүзия булып кала.
Картиналарның вакытны туктатырлык көче бар. Дәверләр уза, кешеләр үзгәрә, ә киндер өстендәге яшьлек шул ук килеш кала.

Шәле: хезмәт белән язылган тарих
Шәле авылы Казаннан кырык чакрым чамасы ераклыкта, Мишә елгасының сул ярында, нарат урманнары янәшәсендә урнашкан. Аның үткәне бик борынгы заманнарга барып тоташа. Бу авыл һәрчак гөрләп яшәгән: элек тә ике мәчет, ике мәдрәсә эшләгән, су һәм җил тегермәннәре әйләнгән, сәүдә лавкаларында халык гөр килгән. Тарихта кайгыхәсрәтле еллар да күп. 1921 елгы ачлык, коллективлаштыру чорындагы авырлыклар, Бөек Ватан сугышы авыл халкының язмышында тирән эз калдыра. 1941 елда Шәледән бер көн эчендә фронтка 93 кеше озатыла. Сугыш елларында барлыгы 481 ир-ат корал тотып фронтка китә. Шуларның 272се туган җиренә кире әйләнеп кайтмый.
Сугыш тәмамлангач, авыл тормышы яңадан аякка баса. 1931 елда оешкан Мулланур Вахитов исемендәге колхоз еллар узган саен көч туплый. Ул миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәрелә, ВДНХның алтын, көмеш һәм бронза медальләренә лаек була. Колхоз вәкилләре ел саен Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Бу уңышларның артында рәсми саннар гына түгел, ә иртә таңнан эшкә чыккан, җир сөргән, мал караган, сыер сауган, печән әзерләгән меңләгән авыл кешесенең көндәлек хезмәте тора.
Харис Якупов һәм хезмәт кешесе
- Харис Якупов татар сынлы сәнгатендә үзенчәлекле эз калдырган рәссамнарның берсе. Аның иҗатында хезмәт кешесе аерым урын алып тора. Сугыштан соңгы елларда илнең җимерекләрдән күтәрелгән чорында рәссам игътибарын гади хезмәт кешесенә юнәлтә. Аның игътибар үзәгендә — яңа тормыш коручы, эшләүче, алга омтылучы авыл кешесе, - дип сөйли “Хәзинә” милли сәнгать галереясенең өлкән фәнни хезмәткәре Вера Силкина.
Питрәч җирендә эшләгән еллар рәссамның иҗат алымына да тәэсир итә. Ул остаханәдә утырмый, табигать кочагына чыга башлый, кешеләрне аларның көндәлек мохитендә күрә. Шуңа күрә аның бу чор картиналарында төсләр дә яктырак, хәрәкәт тә иркенрәк, кояш нуры да җанлырак сизелә.
«Савымга иртүк китә идем...»
Фәүзия апа ул елларны бүген дә ачык хәтерли. Ул вакытта аңа егерме яшьләр чамасы була.
Колхозга Харис Якупов хатыны Рушания апа белән килә. Фәүзия апа аларны беренче очраткандагы тәэсирләрен дә онытмаган. — Без җәйге лагерьда сыер сава идек, — дип искә ала ул. — Харис абый хатыны Рушания апа белән килде. Аларның әле Мансур дигән уллары да бар иде. Икесе дә бик матур кешеләр иде. Башта фотога төшерделәр. Аннары сине сайлаганнар диделәр. Җәйге вакыт, өйдә дә эш җитәрлек — печән әзерлисе бар. Әти: «Сине сайлаганнар икән, бар, без үзебез эшләрбез», — диде.
Иртә таңнан савымга китәм. Аннары көн буе басып торам. Аяклар ара, дерелди башлый. Мондагы киемнәрем үземнеке — күлмәк, алъяпкыч. Муендагы гәрәбә муенса да үземнеке, — дип сөйли ул, картинаның фотосурәтенә күрсәтеп.
Фәүзия апа сыерларны бик ярата.
— Аппарат белән сава башлагач та, мин кайбер сыерларны иртәрәк килеп кул белән савып куя идем. Минекеләр бик сөтле иде. Бөтен кеше белән бергә савып бетерер өчен гел иртәрәк килдем. Өлкәнрәк хатыннар: «Фәүзия, син кайтып тормадыңмы әллә?» — дип аптырыйлар иде. Мин таң белән торырга күнеккән, йоклап ятарга яратмадым, — ди ул.
Якупов исә бу кызларның тышкы кыяфәтен генә түгел, аларның холкын да тоярга тырышкан. Аның өчен аларның карашында, елмаюында, торышында хезмәт белән чыныккан эчке ныклык чагыла.
Картина әзер булгач, ул күргәзмәләр белән бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга. Шуннан соң Фәүзиягә илнең төрле төбәкләреннән хатлар килә башлый.Аны күрмәгән кешеләр дә картинадагы яшь кызның матурлыгына сокланып хат язалар. Фәүзия кайберләренә җавап бирә. Кайчак хыялын чын итеп шаяртып, мин кияүдә, ике балам бар, дип тә куя.
Харис Якупов та соңрак аларның өенә килә. Бүләкләр алып килә, картина зур конкурсларда катнаша, беренче урыннар ала дип сөйли. Фәүзия сөенә, әлбәттә. Әмма ул вакытта бу картинаның киләчәктә аның тормышының аерылгысыз өлешенә әвереләчәген әле күз алдына да китерми.
Картинадан соң калган тормыш
Фәүзия апаның шәхси тормышы да, күп авыл хатын-кызларыныкы кебек, гади хезмәт белән үрелгән. Ул тормышка зарланып яшәргә күнекмәгән. Фәүзия яратып кияүгә чыга. Булачак ире, авылдашы Салих Сәйфетдиновның балачагы җиңел булмый. Әтисе сугышта үлә, әнисе ике баланы ялгызы үстерә. Өйләнешеп яши генә башлагач, башы җәрәхәтләнә. Әмма үз көчләре белән йорт төзеп керәләр, матур гаилә корып, киләчәккә өметләнеп яшиләр.
Аларның иң зур теләге — бала сөю була. Бу хыял белән алар озак еллар яши. Салих хәтта, балалар йортыннан малай алып кайтабыз дип, авыл советыннан кирәкле кәгазъләр дә ала. Ләкин бу да хыял гына булып кала. Өйләрендә балалар көлүе яңгырар дигән өмет озак еллар пыскып яна да сүнә. Шулай итеп, Фәүзия белән Салих икәү генә калалар. Аларны мәхәббәт, уртак тормыш, бергә кичергән авырлыклар бәйләп тора. Еллар узгач, Салих та вафат була. Бүген Фәүзия апа ялгызы яши...
— Мин сыерларымны бик ярата идем. Кияүгә чыккач, үз сыерларымны калдырып киткәндә еладым да хәтта, — ди ул.
Аның өчен сыер саву - яшьлек елларының бер өлеше. Көндәлек авыр хезмәт, таң белән фермага йөгерүләр, җәйге лагерь, яшьлек хатирәләре — барысы да алар белән бәйле. Ә шул тормышның бер мизгеле Харис Якупов картинасында мәңгелеккә кала. Фәүзия апаның бүгенге тормышында да шул ук ныклык сизелә.
Ул бер дә зарланмый. Без аңа Шәлегә килер алдыннан гына ул Питрәчкә барып кайткан. Җәяүләп юлга чыккан, попутка машина туктатып больницага, аптекага, азык-төлек кибетенә барып килгән. Эшләрен бетергәч, тагын попутка белән авылына әйләнеп кайткан. Юлда туктап аны утырткан, әйләнгеч булса да, аны өенә илтеп куйган кешеләргә рәхмәтләр әйтә. Безне дә ул елмаеп каршы алды. Үзенең күпне күргән иске йорты өчен оялды. Видео төшерәчәгебезне белгәч, яулыгын алыштырып, ак күлмәген киеп чыкты. «Матур чыгармы икән инде?» — дип борчылды.
Картинадагы яшь кыз белән бүгенге Фәүзия апа арасында дистәләгән еллар ятса да, аларны бер нәрсә бәйли. Бу эчке ныклык. Харис Якупов героиняны дөрес сайлаган – Фәүзия апа көчле кеше.
Тормышында күп нәрсә үзгәргән: яшьлек үткән, хезмәт еллары артта, ире вафат, ялгызлык үзәккә үткән. Әмма күзләр шул егерме яшьлек Фәүзиянеке — сабыр, тыйнак, җылы караш.
Эпилог. Хәтердә калган эз
Шәле үз кешеләрен онытмый. Авыл мәктәбендәге музей почмагында туган як тарихына бәйле фотосурәтләр, документлар, истәлекләр саклана. Анда Шәледән чыккан, авыл тормышына үз өлешен керткән кешеләр турында да бик күп мәгълүмат саклана. Шул исемнәр арасында Фәүзия Гәрәева да бар. Кайчандыр Мишә буендагы җәйге лагерьда сыер сауган кыз зур сәнгать тарихына кереп калган.
Якупов бу җирләрдә тумаса да, аның иҗатында Шәле кешеләренең үзенчәлекле урыны бар. Фәүзия апа — шул чорның бер тере шаһиты. Без аңа үткәннәрне шулкадәр җылы һәм ихлас итеп сөйләгәне, яшьлек хатирәләрен безнең белән уртаклашканы өчен рәхмәт белдерәбез.