Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымнар түләр вакыт: салым кәгазьләре җибәрү бара

Бу - транспорт, җир һәм милек салымнары. Аларны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

Шәхси кабинеттан файдаланучыларга «Бәхет хатлары» электрон рәвештә килә, калган кешеләргә алар  почта  аша җибәреләчәк.
Салымнарны дистанцион рәвештә «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында түләргә мөмкин. 
Шулай ук бердәм салым түләвен дә кертергә була. Бу “кошелек”ка ошаган, ул  милекчегә  салымны барлык мөлкәт өчен берьюлы түләргә мөмкинлек бирә. «Кошелек»ны күпме телисең шул хәтле  һәм төрле суммаларга тулыландырырга мөмкин. Салым хезмәте сумманы үзе исәпләп чыгара һәм аның зачеты турында «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» хәбәр итә. Бердәм салым түләвен «салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы яки шәхси кабинетта  «аванс кошелекларын тулыландыру» бүлеге аша күчерергә мөмкин. Салым белдерүләрен тулырак ачыкларга «Салым хәбәрнамәләре 2021» промо-бите ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X