Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатып алучы хокуклары һәм бурычлары турында

Татарстан Республикасының Казан дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре район халкы белән очрашулар үткәрә. ЧираттагысыБелкино авылында узды.

Мондый аралашулар даими үткәрелеп тора, дияр идем.
Бу турыда авыл халкына алдан хәбәр ителә. Анда авылда яшәүчеләр дә, авылда сәүдә итүче ике кибет сатучысы да килгән иде.
Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Дина Майлова җыелганнарга куллану базарында ике якның да хокук һәм бурычлары турында мәгълүмат бирде. Шулай ук кайбер төр товарларны сату кагыйдәләре, эш һәм хезмәт күрсәтү тәртипләре белән таныштырды. Мисаллар китерде. Аннары авыл халкы сораулар бирде. Шулай ук илебездә җитештерелгән товарларның өстенлеге, ашамлыклар бәясенә кагылышлы хөкүмәт сәясәте уңаеннан фикер алыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса