Сезонның иң күркәм вакыйгасы әле алда
Без әлеге вакыйганы бик озак көттек һәм ул чынга ашты. Питрәчнең иң үзенчәлекле, якты һәм гадәти булмаган вакыйгасы - “Скорлупино” фестивале бу айда, 29 сентябрьдә үтәчәк.
Аңа әзерлек тулы куәткә бара, барлык кунакларны бик күп сюрпризлар, бай конкурс программасы, талантлы артистлар концерты һәм башкалар көтә.
Ничек итеп әлеге онытылмас бәйрәмнең катнашучысы булырга соң? Фестивальгә билетны алдан алучылар, сайтта кабат теркәлү узарга тиеш, моның бер авырлыгы да юк. Әгәр моны эшләмәгән булсагыз, Скорлупино.рф сайтына кереп, билет алырга ашыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia