Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылында балалар дини-әхлакый тәрбия алып үсә

Җәмигъ мәчетендә "Минем мәчетем" балалар иҗат конкурсына нәтиҗә ясалды

Районыбызның иң зур авылында яшь буынга дини тәрбия бирүгә зур игътибар бирәләр. Мәчет каршында якшәмбе саен дин, әхлак дәресләре алып барыла, кызлар өчен тегү түгәрәкләре эшли.
Балалар кечкенәдән дини йолаларны белеп үссен өчен бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтү дә матур гадәткә әйләнгән монда. Мәсәлән, Мөхәммәт пәйгамбәр туган көне уңаеннан Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр.
- Казан кунаклары заманча квест үткәрде. Балалар Расүлебез, аның тормыш юлы турында сорауларга бик актив җавап бирделәр. Әлеге чарада кырыкка якын бала катнашыр, дип үзебез дә уйламаган идек, - диде куанып авыл имамы Тимур Латыйпов.
Шушы көннәрдә “Минем мәчетем" балалар иҗади конкурсына йомгак ясаганнар.
- Балалар ярышка төрледән-төрле материаллардан эшләнгән 10 макет тәкъдим итте. Аеруча да шырпыдан эшләнгән һәм картонга тәрәзәсеннән ут яктысы төшеп торган кебек ясалган мәчетләр игътибарыбызны җәлеп итте. Конкурс шартлары буенча катнашучылар үзләре эшләгән мәчет турында кыскача таныштырып үтәргә һәм аңа исем бирергә тиеш иде. Әлбәттә, балалар бу биремне дә уңышлы башкарып чыкты. "Дуслык", "Мәрзыя" һәм башка исемдәге мәчет макетлары бар иде, - дип билгеләп үтте хәзрәт.
Олылар төркемендә Данияр Сөнгатуллин беренче урынга лаек булды, икенче урында - Инсаф Сөнгатуллин, өченче урында – Айзат Таҗетдинов. Ә кечерәкләр арасында Әлфис Зәйнуллин, Азат Гыймадиев, Камил Әхмәтшин эшләре призлы урыннар алды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса