Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар ява. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Термометр баганасы -13 дән -8 градуска кадәр күрсәтәчәк. Төнлә аерым районнарда секундына 15-17 метрга кадәр җил искән буран фаразланган.
5-13 декабрьдә республикада аномаль салкын һава торышы көтелү сәбәпле, давыл турында кисәтелде.