Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентлар мәктәпне сагына

Бу көннәрдә күп кенә район мәктәпләрендә студентлар белән очрашу кичәләре булып узды.

Шәле мәктәбендә үткән шундый кичәгә мин дә бардым. Әлеге мәктәпне тәмамлаучы студентлар белән очрашырга мәктәп укучылары, укытучылар, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, Шәле җирле үзидарә башлыгы Мансур Әлмиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде.
Мәктәп директоры Миңзифа Хәсәнованың чыгышы, һәрвакыттагыча, ихласлылыгы белән аерылып торды. Бөтен җаны-тәне белән педагог булган ханым һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп Шәле мәктәбен тәмамлап, төрле дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр, Шәле мәктәбенең көнкүреше, уңышлары турында сөйләде.
Шәле җирле үзидарә башлыгы Мансур Әлмиев кунакларны авылның бүгенге хәле белән таныштырды. Җирлектә һәрбер эш халык белән үзара килешеп, аңлашып башкарылуы хакында әйтеп китте.
Чират студентларга җиткәч, зал җанланып куйды. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында сөйләде. Өлкән сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды гына. Барысы да кызыксындыра иде аларны. Уку авырмы, буш вакытлар ничек үтә? Тиздән үзләре дә олы тормыш юлына басачак укучыларны студент тормышы бик кызыксындыра шул.
КФУның информатика һәм физика факультеты студенты Минзилә Гыймадиева сорауны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөфәр Рәхмәтуллинга бирде. Быел кыз ул университетны тәмамлаячак. "Туган мәктәбемә эшкә кайтырга мөмкинлек бармы?"- дип сорады ул аннан. Зөфәр Гарипович шаярып: "Әле әниегез эшләргә җыенадыр бит, - диде. Минзилә Шәле мәктәбенең информатика укытучысы Миңзифа Гыймадиеваның кызы. Мәгариф бүлеге башлыгы Минзиләгә берьюлы районның ике мәктәбендә эш тәкъдим итте. Татар Казысы һәм Татар Тау иле мәктәпләрендә. Соңгысында бүгеннән үк эшли башлау мөмкинлеге бар. Шәледә эшләп укучы студентлар да бар икән инде.
Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин студентларга укып бетереп, районга эшкә кайткан очракта, барлык ишекләр дә ачык булачагын әйтте. "Бүгенге көндә район үсеше өчен тырыш куллар гына түгел, белемле белгечләр дә бик кирәк, - диде ул. Шәйхулла Галимуллович, студентларга шулай ук алда торган сайлауларда гражданлык бурычларын үтәргә чакырды. Аннары район башлыгы студентларның уку йортларын яхшы гына тәмамлап, туган якларына кайтуларын теләп калды.
Соңыннан мәктәп укучылары студентларга бүләккә әзерләгән концерт тәкъдим итте. Ул һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса