Сугыш ветераны 97 яшьлеген билгеләп үтте
Аны туган көне белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов килде. Кунаклар арасында социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да бар иде.
Илья Токранов барысын да елмаеп каршы алды, җылы котлаулар һәм бүләкләр – открытка, азык-төлек җыелмалары, урын-җир әйберләре, торт кабул итте. Шулай ук аңа яңа телефон да (1941-1945 еллардагы барлык сугыш ветераннарына да) тапшырылды.
Илья Иосифович тумышы белән Әлмәт районыннан. 1941 елның октябрендә мобилизацияләнә. Воронеж янындагы заводны немецлардан саклый. 1942 елның июлендә бомбага эләгә һәм аягы каты яралана, госпитальдә дәвалана һәм кабат сугыша керә, әмма тагы яралана. Аны 1944 елда демобилизациялиләр һәм Питрәч районына җибәрәләр.
Аннан соң өйләнә, хатыны белән ярты гасырдан артык яши, пенсиягә кадәр колхозда бригадир булып эшли. Хәзер аның янәшәсендә кызы Евдокия. Башка балалары, оныклары һәм оныкчыклары әтиләре, бабалары һәм карт бабалары янына килеп йөриләр.
Ветеран III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа