Тагын дүрт гаилә сертификат алды
Район Пенсия фонды идарәсендә дүрт гаилә ана (гаилә) капиталына сертификат алды. Сертификатларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов һәм район башлыгы аппараты җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин тапшырды.
- Бүгенге көндә Россия Федерациясе Президентының гаиләләргә ана капиталы рәвешендә күрсәткән ярдәмне балаларыгыз өчен тотсагыз бик яхшы булыр иде, бу минем иң зур теләгем, - диде сертификатлар тапшырганнан соң Искәндәр Камилевич.
- Без гаиләбез белән сертификат алуыбызга бик шатбыз, һәм, әлбәттә, мондый ярдәм күрсәткәннәре өчен хөкүмәткә чиксез рәхмәтлебез. Олы кызыбызга 7 яшь һәм без икенче бала табарга уйладык. Ана капиталы программасы безгә зур ышаныч бирде. Капиталны йорт төзелеше өчен тотарга уйлыйбыз, - дип үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты Шихаздадан Надежда Зәйнуллина.
Шәледән Алсу һәм Рәфис Галиуллиннар өч баланың ата-анасы. Иң кечесенә бер атнадан соң өч ай гына булачак. Ана капиталын алар киләчәктә балаларына (бүгенге көндә аларга 15 һәм 12 яшь) белем бирү өчен тотарга уйлыйлар.
- Безнең инде зур йортыбыз, шулай ук җир кишәрлегебез һәм гаражыбыз бар. Киңәергә кирәк дип уйламыйбыз. Без балаларга лаеклы белем бирергә телибез, һәм Аллага шөкер, безгә мондый мөмкинлекне хөкүмәт бирде, - диде Галиуллиннар.
Кощактан Анисимовлар һәм Питрәчтән Миндубаевлар гаиләләренә дә бу көнне икенче бала туу уңаеннан сертификатлар тапшырылды.
- Ана капиталы средстволарына йорт төзелешен дәвам итәргә телибез, - дип планнары белән уртаклашты Чәчкә Миндубаева. Сертификат тапшыру тантанасына кечкенә кызы белән килгән иде.
- Без йортыбызга икенче кат ясарга телибез, ана капиталы средстволары бик урынлы булачак, - диде Кощак авылыннан Ольга Анисимова.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Хәзер ана капиталы алу өчен сертификат алу хокукы бирүче бала, 2018 елның 31 декабренә кадәр туарга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, сертификат алу һәм аны куллану вакыты чикләнмәгән. 2016 елда ана капиталы 453026 сум.
Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан) Питрәчтә 1634 сертификат бирелгән (гомуми суммасы 6 миллион 625 мең сум). 2016 елдан башлап 49 сертификат тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа