Татарстан урманчылары иенке каен орлыкларын әзерләргә кереште
Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре иенке каен орлыкларын әзерләргә керештеләр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.
Барлыгы 300 килограмм каен орлыгы әзерләү планлаштырыла. Шуннан соң орлыклар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк. Җыелган чәчү материалы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урманнарны торгызу һәм яклау буенча бурычларны хәл итү өчен файдаланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа