Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.
Татарстанда бер атна эчендә, 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр, АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензинның уртача бәяләре сизелерлек артты.
Аерым алганда, АИ-92 күрсәтелгән чорда 64 тиенгә кыйммәтләнде – литры 68,37 дән 69,01 сумга кадәр. Сентябрьнең беренче атнасында ул 26 тиенгә генә арткан.
Үз чиратында премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) 1 сум 18 тиенгә арткан – литры өчен 98,07 дән 99,25 сумга кадәр. Сентябрь башында аның бәясе үзгәрешсез кала.
Шуның белән бергә узган атнада АИ-95 бензинының уртача бәясе үзгәрмәгән – ул элеккечә 73,83 сум тора. Сентябрьнең беренче атнасында ул ике тиенгә кыйммәтләнде.
Дизель ягулыгының уртача бәясе дә үзгәрешсез калды – 80,98 сум. Ай башында аның бәясе 17 тиенгә арткан.