Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак

Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар.

Документта әйтелгәнчә, аларның хезмәт хакларын исәпләү өчен башкарма хакимият территориаль органнарындагы кече төркем «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге 3 разрядлы белгеч оклады кулланыла. 1 июльдән аны 1,05 тапкырга — 13 323 сумга кадәр индексациялиләр.

Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк — вазифаи окладның 18 проценты урынына 41 процентны тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса