Татарстанда дизель ягулыгы бәясе артты
Татарстанстат мәгълүматлары буенча
Татарстанда 5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр бер атна эчендә барлык маркалы бензин бәяләре алдагы атна белән чагыштырганда үзгәрмәгән.
Статистика нигезендә, АИ-92нең уртача бәясе бер литры өчен 45,92 сум, АИ-95 49,34 сум дәрәҗәсендә калган, ә АИ-98 - 52,4 сум.
Дизель ягулыгы күрсәтелгән атнада бераз кыйммәтләнде. Дизель литрының бәясе 18 тиенгә арткан — 52,44 сумнан 52,62 сум булган.
Әйтергә кирәк, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин хәзер 2022 ел башына караганда һаман да арзанрак. Декабрь азагында АИ-92 литры өчен 45,98 сум, ә АИ-95 исә 49,51 сум иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа