Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ит, балык һәм яшелчәләр кыйммәтләнгән

Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бер атна эчендә Татарстанда ит, балык, яшелчә һәм чәй кыйммәтләнде.

Иң сизелерлек үзгәрешләрнең берсе – тавык итенең бәясе 4 сумга, килограммы 192,74 сумга кадәр арту. Дуңгыз ите бәясе шулай ук 3 сумнан артыгракка арткан һәм 353,56 сум тәшкил иткән.

Туңдырылган балык та 1,40 сумга кыйммәтләнгән, килограммы 281,38 сумга җиткән. Балалар өчен яшелчә консервлары 8,94 сумга кыйммәтләнеп, 698,28 сум тәшкил иткән. Сөт продуктлары бәяләре үзгәрмәгән диярлек, ә менә эремчек 2,14 сумга арзанайган – 463,14 сум.

Тавык йомыркасына бәяләр бераз төшкән - 81,23 сумга кадәр. Кара чәй 6,55 сумга кыйммәтләнеп, 1 145,46 сумга җиткән.

Яшелчәләрдән барыннан да бигрәк чөгендер (+3,95 сум), шулай ук кишер (+2,87 сум) һәм бәрәңге (+2,30 сум) кыйммәтләнгән. Кыяр һәм помидор арзанаюын дәвам итә, аларның бәясе 10 сумнан 19 сумга кадәр төшкән. Җиләк - җимешләрдән бананнар сизелерлек арзанайган – 5 сумга диярлек, 167,71 сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса