Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш кадерен белеп яшәргә кирәк

Шушы араларда гына район үзәгенә милләт сәламәтлеген саклау өлкәсендә президент инициативаларын яклаучы "Уртак эш" гомумроссия иҗтимагый оешмасы координаторы Дмитрий Попов килеп китте. Ул мәктәп укучылары белән очрашты.

"Уртак эш" проекты җәмгыятьнең бөтен сәламәт көчләрен, барлык аңлы, үз язмышлары өчен битараф булмаганнарны берләштерә. Аларның төп максаты - үсеп килүче яшь буынны рухландырып, упкыннан чыгарга, дөрес яшәргә, һәртөрле наркотик, алкоголь, тәмәке тартудан баш тартырга өйрәтү. Проектның идеясе - үзеңнең эчке дөньяңны, мөмкинлекләреңне ачарга, яхшы мөнәсәбәтләр, чын дуслык һәм мәхәббәт хисләре белән яшәргә өйрәнү мөмкинлеге бирү.
Күпчелек яшүсмерләр балачакларында ата-аналарыннан, укытучылардан тәмәке тартуның һәм аракы эчүнең зыянлы булуын ишетеп үсә. Бу турыда тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр капларында Сәламәтлек саклау министрлыгы да кисәтә. Күпме генә аңлатып, сөйләп калсалар да, барыбер, акрынлап эчү һәм тартуны ташларга ашыгучы юк.
Кече яшьтән начар гадәтләргә күнегә барып, 20-25 яшьләр тирәсендә яшь кешеләр үз сәламәтлекләренә, психикаларына һәм рухи дөньяларына шулкадәр зыян китерә ки, хәтта инде эшкә сәләтле һәм җаваплы ата-ана да була алмый башлыйлар.
Ә очрашуга килгәндә, ул җылы дустанә үтте.
Ел саен Россиядә яшәүче төп халык эчкечелек һәм тәмәке тарту аркасында миллионнан артык кешегә кими.
Россия мәктәп укучыларының интеллект дәрәҗәсе дөнья рейтингында йөзенче урында диярлек.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, әгәр илдә кеше башына алкоголь куллану 8 литрдан артып китсә, халыкның үзгәрүе кебек кире кайтарып булмаслык процесс башлана. Россиядә бу сан, рәсми мәгълүматларга караганда, 15-18 литр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса