«Царево» торак комплексында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде
Җирле халыкка тормыш өчен мөһим кагыйдәләр турында безнең район буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роман Пушков сөйләде.
Роман Владимирович газ һәм электр җиһазларын куллануга аерым игътибар бирде.
- Бер үк вакытта берничә энергия чыганагын кабызганда, үткәргечләр бик нык кыза. Температура критик билгегә җитә икән, үткәргеч яна башлый. Шулай ук контактларның оксидлануы, зыян килгән көнкүреш приборлары кабельләре янгын сәбәпчесе булырга мөмкин. Үткәргечләр януын сүндергәндә су кулланмагыз, чөнки, сезне ток сугарга мөмкин. Беренче эш итеп, фатирда электр челтәрен сүндерергә кирәк. Янгын сүндергечтән файдаланыгыз, ә сулыш органнарын саклау өчен юеш киҗе мамык тукыма кулланыгыз, – дип аңлатма бирде һәм халыкка янгын сүндергечләр һәм янгын хәбәрчеләре куярга киңәш итте.
Роман Пушков шулай ук күптән түгел “Царево”да булган янгын вакытында кешеләрнең нинди ялгыш җибәрүләре турында да сөйләде.
- Янгын чыккач, фатир хуҗалары урамга чыкканнар, әмма үзләре артыннан ишекне япмаганнар. Һава керә башлый һәм кире тартылу барлыкка килә. Төтен баскыч мәйданчыгы буенча өскә тарала. Күрше өстән исне сизеп ала, һәм ишек ача. Төтенне күрүгә шунда ук идәнгә ята, тиз арада балкон янына шуышып килә һәм балконнан сикерә, шулай итеп үзенең гомерен саклап кала. Бу вакытта аның танышы ваннага кереп бикләнә һәм нәтиҗәдә, төтенгә тончыга, - дип сөйләде ул.
Халыкка янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга, ничек эш итәргә кирәклеге турында тагын бер кат сөйләделәр, ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тараттылар.
Шуны исегезгә төшерәбез, «Царево» торак комплексында күптән түгел зур янгын чыкты - фатир янды, йортның фасадына зыян килде, әмма иң куркынычы – ике кеше һәлак булды һәм өч кеше зыян күрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа