Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзүчеләр мактауга һәм хөрмәтләүгә лаек

Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм быел Казанда Мирный бистәсендәге Каенлыкта узды. Монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Бәйрәмгә республиканың барлык алдынгы төзелеш оешмалары чакырулы иде. Чарадан Питрәч районының төзүчеләре дә читтә калмады.

Ерактан ук ишетелеп торган музыка һәм күңелле шау-шуны күрүгә, Идел Буе районындагы Каенлыкта Сабантуе бара дип уйларга мөмкин. Әмма якынрак килүгә экскаватор чүмечләрен кара-каршы күтәреп ясалган капканы, тезелеп киткән төзелеш машиналарын һәм төзүчеләргә багышлап язылган планшетларны күргәч кенә - әлеге тамашаның гадәти Сабантуй түгел, ә төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм икәнлеген аңлыйсың. 1954 елдан бирле үткәрелүче төзүчеләр бәйрәме Казанда быел Сабантуе форматында узды. Әмма милли бәйрәмебездән аермалы буларак, ул чын мәгънәсендә төзүчеләр рухы белән сугарылган иде.
Бәйрәмгә килүчеләр капкаларны үтүгә республиканың төрле төзелеш компанияләре тарафыннан оештырылган күргәзмә белән таныша алды.
Төзүчеләр өчен бик күп кызыклы тамашалар да әзерләнгән иде. Мәсәлән, сезнең, экскаваторларның йөк төягеч чүмечләре ярдәмендә рәсем ясаганын күргәнегез бармы? Ә менә төзүчеләр Сабантуена килгән кунаклар әлеге гаҗәеп мизгелнең шаһиты булдылар. Британия компаниясе җитештергән әлеге экскаваторлар шоуы, мөгаен, күпләрне гаҗәпләндергәндер. Республиканың һәрбер районы төзүчеләрен үзләренең иҗади мәйданчыкларында каршы алды. Шунда ук аларга Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында «Кощак инженерлык челтәрләре» оешмасы төзүчесе Николай Аргаков та бар. Ул төзелеш өлкәсендә инде 20 ел эшли. "Ничек бу һөнәргә шулай тугры кала алдыгыз", - дигән сорауга ул: "Төзүче - ул бит һөнәр генә түгел, сәләт тә, эшемне, шуңадыр инде, яратып башкарам. Бигрәк тә акчасын түләп торганда"- , дип елмаеп җавап бирде. Шунысы игътибарга лаек, бу һөнәрдә гүзәл затларыбыз да бер дә калышмый. Мәсәлән, Питрәчнең "Новострой +" оешмасында эшләүче Алсу Фәтхиева да бу өлкәгә күп кенә елларын багышлаган. Бәйрәмдә ул һәм аның хезмәттәше, әлеге оешманың прорабы Александр Тубанов Универсиада объектларын төзүдә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләнде. Гомумән, бу көнне районның башка төзелеш оешмалары, шул исәптән , "Универсал" ҖЧҖ, "Кощак инженерлык челтәре" ААҖ, "Пресс" ҖЧҖ, "Спектр" ҖЧҖ, "Керамик" ЯАҖ, "Партнер" ҖЧҖ һәм башка күп кенә оешмаларның җитәкчеләре һәм иң алдынгы төзүчеләре тәбрикләнде.Һәм алар моңа лаеклы да! Чөнки кайсы гына бинаны алсаң да - мәктәпме ул , балалар бакчасы, хастаханә, яисә яши торган унайлы йортларыбызмы - боларның барысында төзүчеләрнең тырыш хезмәте ята. Соңгы елларда безнең районның төзүчеләре башкарган эшләрне генә алсаң да, әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре уяна. Берничә ел эчендә генә Казан урамында яңа йортлар калыкты, Осиново бистәсендә күп катлы йортлардан яңа урам барлыкка килде, балалар бакчалары, мәктәпләргә, күп катлы йортларга капиталь ремонт ясалды, авылларда Мәдәният йортлары, яңа ФАПлар төзелде һәм район үзәгендә күптәннән көтеп алган Боз сарае үзенең ишекләрен ачты.
Шул арада каенлыкта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм аны озата баручылар да күренде. Төзелеш күргәзмәсе белән танышып чыкканнан сон Президент районнар тарафыннан төзелгән иҗади мәйданчыкларга юнәлде.
Бәйрәм Сабантуйның төп мәйданына күчте. Театральләштерелгән тамашадан соң, Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
- Соңгы биш ел дәвамында без бөтенебез бер бурыч - Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын югары дәрәҗәдә үткәрү максаты белән яшәдек. Уеннарга төзелгән барлык объектлар - сезнең казанышыгыз. Бик зур рәхмәтемне белдерәм, - диде ул үзенең чыгышында. Президент төзүчеләр Сабантуен традициягә әйләндерергә тәкъдим итте.
Олы кунаклар арасында Казан шәһәре мэры Илсур Мэтшин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин да бар иде. Алар да төзүчеләргә ихлас котлау сүзләрен житкерде. Бу көнне бәйрәм кунаклары алдында Салават Фәтхетдинов, "Мираж" төркеме, "Modern Talking" төркеменнән Томас Андерс һәм башка танылган артистлар чыгыш ясады. Төзүчеләр сабантуе бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса